Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы депутаты кайбер кешеләрне пенсиясез калдырырга тәкъдим итте
Әгәр кеше коллектор булып эшләгән икән, аңа пенсия түләнмәскә тиеш, ди депутат.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов коллекторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче гражданнарга пенсия түләмәскә тәкъдим итте.
«Әгәр кеше коллектор булып эшләгән икән, ул пенсиядән мәхрүм ителергә тиеш», — диде депутат «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында.
Милонов сүзләренчә, моңа кадәр коллектор булып эшләгән кешеләргә теләсә нинди вазифа биләүне дә закон дәрәҗәсендә тыярга кирәк.
«Аналарга шалтыратып, улыгыз бурычын кайтармаса, без аны үтерәбез, дип янаган кешеләр нинди кабахәтләр», — дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз