news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Казанда гражданнарны кабул итәчәк

Кабул итү «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә оештырыла.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 декабрьдә, БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр буенча комитет әгъзасы, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Казанда гражданнарны кабул итәчәк.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, кабул итү «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең Карл Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр барачак.

Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча алырга мөмкин.


news_right_1
news_right_2
news_bot