news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Хәйруллин турында: Ул Татарстанга намус белән хезмәт итте

Дәүләт Думасы депутатлары авиакатастрофада һәлак булган Айрат Хәйруллин белән хушлашу өчен Казанга килде.

Дәүләт Думасы депутаты Хәйруллин турында: Ул Татарстанга намус белән хезмәт итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татар дәүләт филармониясендә Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин истәлегенә матәм митингы узды. Чарада Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Плотников та катнашты.

«Без бик тә лаеклы кешене соңгы юлга озатабыз. Айрат Нәҗип улына республика сайлаучылары күп еллар теләктәшлек күрсәтте. Ул безнең аграр комитетның лидеры һәм Дәүләт Думасындагы стажы буенча иң абруйлы депутатларның берсе иде», - диде Плотников.

Ул «озак еллар Айрат Нәҗип улы белән бергә эшләгән һәм аның башкарган эшенә хөрмәт белән караган» Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин исеменнән Айрат Хәйруллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Плотников Хәйруллин белән хушлашу өчен Казанга Дәүләт Думасының күп кенә депутатлары килүен билгеләп үтте. «Барысы да аның эшчәнлегенә бик уңай карады. Ул талантлы, киң күңелле, башкаларның хәленә керә белә торган кеше иде. Авыл хуҗалыгын яхшы белә, оста идарәче, оештыручы булды. Күпләр аннан эшкә өйрәнде», - дип искәртте ул.

«Барыбыз да кайгырабыз. Әле ике көн элек кенә Дәүләт Думасы утырышында аның белән аралашкан идек. Нык, көчле, энергиясе ташып торган кеше иде, әмма Ходай иң яхшыларны ала. Бик тә аянычлы үлем. Барлык татарстанлыларның кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз, чөнки татар халкының данлыклы улы республикага намус белән хезмәт итте. Без Россиядә шундый талантлы, үзенчәлекле кешеләр булуы белән горурланабыз. Әлеге кешенең якты истәлеге күңелләрдә һәрвакыт сакланыр», - дип өстәде Плотников.

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Хәйруллин Лаеш шәһәре янында авиакатастрофада һәлак булды. Мәрхүмне Казанның Тынычлык бистәсендәге мөселман зиратына җирләделәр.


Галерея: Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашу
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100