news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Чирмешәндә яшәүче инвалидларга күчтәнәч җибәргән

Бүләкләрне район үзәгендә һәм авылларда яшәүче мөмкинлекләре чикле чирмешәнлеләргә тапшырдылар.

 (Чирмешән, 6 декабрь, “Татар – информ“, Гөлсирә Шәрифуллина). Россия Федерация Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин мөмкинлекләре чикле якташларыбызга бүләкләр җибәргән, дип хәбәр итә район газетасы сайты.

Чирмешәндә яшәүче Алсу һәм Рәмис Хәкимовлар өч бала үстерәләр. Олы уллары Маратка дүрт яшь, игезәкләре Гамир белән Гомәргә бер ай элек ике яшь тулган.

Өч малайны тәрбияләү җиңел түгел, ә Ходай аларга авыр сынау да биргән, игезәкләрнең берсе тумыштан авыру. Алсу төшенкелеккә бирелми, улының сәламәтлеге өчен көрәшә, өметен өзми. Хәлләрен белергә килгән социаль хезмәткәрләрне дә ачык йөз белән каршы алды. Кунаклар буш кул белән килмәгәннәр, инвалидлар ункөнлеге кысаларында аларга күчтәнәчләр – азык-төлек пакетлары китерделәр.

Екатерина Сдобнова да район үзәгендә яши. Ул, нигездә, коляскада хәрәкәтләнә. Җәй айларында аны урамда еш күрергә мөмкин, әмма кыш җитү белән икенче каттан чыгып йөрергә кыенрак шул.

"Интернет аша аралаша торган дусларым күп, - ди Катя. – Башка төбәкләрдә, шәһәрләрдә яшәүчеләр белән дә язышабыз. Әйтик, Мәскәүдә яшәүче бер кыз белән еш хат алышабыз.

Катя да үзенә күрсәтелгән игътибар, күчтәнәчләр өчен рәхмәтен җиткерде.

Бүләкләрне район үзәгендә һәм авылларда яшәүче мөмкинлекләре чикле башка якташларыбызга да тапшырдылар. Аларны Россия Федерациясе Федераль Жыелышы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның хәйрия фондыннан Халыкара инвалидлар көне уңаеннан әзерләп җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100