news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов үзмәшгуль казанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

Иртәгә 15.00 сәгатьтә парламентарий белән һөнәри табышка салым буенча очрашу була.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов үзмәшгуль казанлыларның сорауларына җавап бирәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Казанда узачак очрашуда үзмәшгуль кешеләр сорауларына җавап бирергә әзер. Бу хакта парламентарийның Татарстан Республикасындагы эше буенча ярдәмчесе Альбина Салаватова хәбәр итте.

«Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Татарстанда һөнәри керемгә салым кертү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсендә үзмәшгуль гражданнар өчен тематик кабул итү үткәрәчәк», - диелә хәбәрдә.

Кабул итү иртәгә, 27 февральдә, 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Карл Маркс ур., 31/7 адресы буенча («Бердәм Россия»партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе) узачак.

Элегрәк Айрат Фәррахов Чаллыда һәм Түбән Камада үзмәшгульләр белән мондый очрашулар үткәргән иде инде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot