news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Язылу бүләк ит» акциясендә катнашты

Сәясәтче Казан хосписы, күпбалалы гаиләләр һәм ветераннарны «Сөембикә» журналы һәм «Шәһри Казан» газетасына яздырды.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Язылу бүләк ит» акциясендә катнашты
Султан Исхаков

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов өченче тапкыр «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты.

Сәясәтче Казан хосписы, күпбалалы гаиләләр һәм ветераннарны 10ар данә «Сөембикә» журналы һәм «Шәһри Казан» газетасына яздырды.

Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе Яңа ел алдыннан уза. Теләге булган һәркем иҗтимагый яки хәйрия оешмасын, шулай ук пенсионер яисә мохтаҗ гаиләне Татарстанда чыга торган теге яки бу басмага яздыра ала.

Әйтик, Фәррахов яздырган ветераннар арасында оныгын ялгызы тәрбияләүче олы яшьтәге хатын-кыз да бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100