news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутатлары ветераннар госпиталендә һәм Халыкара сервис көллиятендә булды

Ярослав Нилов төрле яшьтәге кешеләрнең тулы үсеше өчен булдырылган шартлар сыйфатын канәгатьләнерлек, дип бәяләде.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Думасы депутатлары – Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары Татарстан башкаласында социаль объектларда булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче объект - сугыш ветераннары госпиталендә булдылар. Алар Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм госпитальнең баш табибы Рамил Мөхәмәтдинов белән бергә дәвалау, тернәкләндерү һәм тренажер залларын карадылар, учреждение пациентлары һәм медицина хезмәткәрләре белән аралаштылар.

Аннары Россия парламентарийлары Халыкара сервис көллиятендә өлкән яшьтәге кешеләргә яңа һөнәр бирү программасын чынга ашыру барышы белән таныштылар.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе Ярослав Нилов журналистларга биргән интервьюсында төрле яшьтәге кешеләрнең тулы үсеше өчен булдырылган шартлар сыйфатын канәгатьләнерлек, дип бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot