news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутатлары Россиядә ислам тарихы турында фикер алышачак

Чара Россия мөселманнары Диния нәзарәте оешуның 25 еллыгына, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 115 еллыгына, Мәскәү ислам институтының 20 еллыгына багышлана.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 4 мартта Россия Дәүләт Думасында узачак фәнни-мәгариф конференциясе «Россиядә ислам тарихы: киләчәккә караш белән фикерләү» темасына багышлана. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда депутатлар корпусы, ислам һәм Россия мөселманнары тарихын өйрәнә торган эре фәнни үзәкләр вәкилләре, дин эшлеклеләре Россиянең ислам тарихы мирасын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Фәнни-мәгариф конференциясе  Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте оешуның 25 еллыгына, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 115 еллыгына, Мәскәү ислам институтының 20 еллыгына багышлана.

“Россиянең үсешендә мөселман халыклары һәм аларның лидерлары мөһим роль уйнавын, Россия халыклары арасындагы мәдәни элемтәләрнең һәм мөнәсәбәтләрнең тирәнлеген аңлау дәүләтнең эчке сәясәтен стратегик планлаштыруның әһәмиятле элементларының берсе. Ул балалар белән яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный”, - диелгән хәбәрдә.

Чарада Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дамир Мөхетдиновның “История ислама в России” дәреслеге тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100