news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутатлары Казанда иртәнге зарядка ясады

Иртәнге зарядка “Хезмәт резервлары” спорт-сәламәтләндерү комплексы мәйданында узды.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Дәүләт Думасы депутатлары – Социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет әгъзаларының Татарстан башкаласына эшлекле сәфәре иртәнге зарядкадан башланды. Бу хакта республика Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәнге зарядка “Хезмәт резервлары” спорт-сәламәтләндерү комплексы мәйданында кече футбол кырында узды. Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатларыннан тыш бирегә башкаланың өлкән яшьтәге сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар да, һәр көнне физик күнегүләр белән шөгыльләнүчеләр дә килгән иде.

Парламентарийларны Татарстаннан сайланган депутат, Дума комитеты әгъзасы Ольга Павлова сәламләде. Ул Казанны лаеклы рәвештә Россиянең спорт башкаласы була алуын, спорт объектларының тулы көчкә файдалануын җиткерде.

Искәртеп үтик, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Казанга Татарстан Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә Россия Дәүләт Думасының Социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитетның күчмә уртак утырышында катнашу өчен килде.

Казанда алар республикада актив гомер озынлыгы программасын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән танышачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot