news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутатлары Дәүләт Советында "Бердәм Россия" утырышларында чыгыш ясаячак

Федераль Җыенның түбән палатасы депутатлары федераль закон әзерләү процессындагы иң актуаль мәсьәләләргә тукталачак.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2017 елның гыйнварыннан Россия Дәүләт Думасы депутатлары «Бердәм Россия»нең төбәк дәрәҗәсендәге закон чыгару фракциясе эшчәнлегендә катнашачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җиткерде.

«Әлеге эшкә Дәүләт Думасы депутатларын тарту турында партиянең үзәк башкарма комитеты күрсәтмәсе бар. Без Илдар Гыйльметдинов белән килештек. Хәзер билгеле бер вакытта без Дәүләт Думасы депутатыннан фракция утырышларында федераль закон әзерләү процессындагы актуаль мәсьәләләр буенча чыгыш ясавын сораячакбыз», – диде Юрий Камалтынов. Аның фикеренчә, Федераль Җыенның түбән палатасында кабул ителгән теге яки бу закон эшчәнлегенә «астан» бәя алачаклар.

Юрий Камалтынов Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе президиумының тугыз утырышы үткәрелүен җиткерде. «Бүгенге көндә фракциядә янә 82 кеше, тагын унау республиканың «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтеннән. Бу депутат корпусының күпчелеге дигән сүз. Бер яклап, бу җиңел, чөнки күпчелек мәсьәләләрне коллегиаль рәвештә чишәбез, кирәк булганда бердәм тәкъдим белән сессиягә чыгабыз. Икенче яклап, фракцияләр арасында дискуссияләрдә туардай сәяси кискенлекне бераз киметә», – дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары сүзләренчә, халыктан керүче актуаль мәсьәләләрне чишү парламентның аерым комитетларында торучы фракция әгъзаларына йөкләмә итеп биреләчәк. «2017 елдан башлап без фракция утырышларына хисаплар һәм тагын Дәүләт Советы комитетлары рәисләренең аларга бирелгән йөкләмәләрне башкару буенча эшләре чыгарылачак. Шундый карар кабул ителде. Бу безнең эштә яңа адым булачак», – дип җиткерде ул.

Юрий Камалтынов сайлаучылар белән эшләү мәсьәләсендә быел Казанда «Бердәм Россия»нең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 1850 кеше мөрәҗәгать итүен әйтеп узды. Татарстан парламенты депутатлары җәмәгать кабул итү бүлмәсендә шәхсән 560 очрашу үткәргән. Мөрәҗәгатьләрнең 9 проценты уңай хәл ителгән, 80 проценты буенча консультация ярдәме күрсәтелгән, 0,4 процентына кире җавап бирелгән. Калганнары әле каралуда. «Сентябрь аеннан районнарда 584 очрашуда 2,5 меңнән артык сайлаучы кабул ителде», – дип мәгълүмат җиткерде депутат журналистларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100