news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутатларның пенсиясе турындагы мәгълүматларны игълан итте

Гражданинның депутатлык стажы биш елга тулмаган очракта, аның пенсиясенә өстәмә түләнми.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты вазифаларын 5 елдан башлап 10 елга кадәр башкарган гражданнар – 46 мең, 10 ел һәм аннан артыграк башкарганнары 63 мең сум күләмендә пенсиягә өметләнә ала. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы Дәүләт Думасы сайтына сылтама ясап хәбәр итә.

«Дәүләт Думасы депутаты 84 мең 774 сум хезмәт хакы ала. Шул рәвешле, депутат вазифаларын 5 елдан башлап 10 елга кадәр башкарган депутатларның пенсиясе – 46 мең 626, 10 ел һәм аннан артыграк башкарганнарыныкы 63 мең 581 сум тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, гражданинның депутатлык стажы биш елга тулмаган очракта, аның пенсиясенә өстәмә түләнми.

2018 елның 6 аенда Дәүләт Думасы депутатларының чынлыкта исәпләнгән айлык уртача хезмәт хакы, парламентарийларның авырган һәм ялда булган көннәрен исәпкә алып, 388,5 мең сум (керемгә карап салына торган салымны түләгәннән соң – 338 мең) тәшкил иткән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot