news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы дүрт көнлек эш атнасы кертү идеясен хуплады

Эш сәгатьләре кыскару гражданнарның кереме кимүгә китерәчәк.

(Казан, 12 июнь, "Татар-информ"). Эш атнасын дүрт көнгә кадәр кыскарту Россия халкының сәламәтлегенә яхшы тәэсир итәргә, ә киләчәктә эш көне кыскартуга китерергә мөмкин. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевның фикерен шәрехләп, Дәүләт Думасында әйттеләр. Бу хакта “Российская газета” яза.

Хезмәт һәм социаль сәясәт буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Ярослав Нилов белдерүенчә, теләсә нинди үзгәрешләр эш бирүчеләр, профсоюзлар һәм хөкүмәт белән диалог нигезендә башкарылырга тиеш.

Әлеге теманы шәрехләп, ул киләчәктә эш көне кыскарырга, төшке аш тәнәфесе озынаерга мөмкин диде.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова әйтүенчә, эш атнасын кыскарту мәсьәләсен куйганда, гражданнарның социаль гарантияләре һәм аларның нинди хезмәт хакы алачагы турында сорау барлыкка килә.

Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе проекторы, Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрының элекке урынбасары Александр Сафонов Россиянең дүрт  көнлек эш атнасына кайчан күчә алуын фаразлады.

Аның фикеренчә, бу күчеш хезмәт җитештерүчәнлеген ким дигәндә 20 процентка арттырган шартларда, 10-15 елдан соң мөмкин булачак. Ләкин эш сәгатьләре кыскару гражданнарның кереме кимүгә китерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100