news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы чит ил паспортын бирүдә пошлинаны арттыруны хуплады

Закон рәсми төстә басылып чыгып бер ай узгач үз көченә керә.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Мәгълүматны электрон төрдә йөртүче чит ил паспортын бирүдә дәүләт пошлинасы 5 меңгә кадәр артачак. Тиешле законны Дәүләт Думасы кабул итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Зурларга чит ил паспортына дәүләт пошлинасы хәзер 5 мең сум булачак, балаларга ул 2,5 мең сум. Моннан тыш, транспорт чараларын теркәгән өчен дәүләт пошлинасы 1,5 мең сумга кадәр артачак, ә машина йөртү таныклыгы өчен ул 3 мең сумга кадәр арта.

Дәүләт пошлинасы шулай ук югалган яки яраксыз хәлгә килгән документларны алыштырганда да арта торган була. Яңа закон рәсми төстә басылып чыгып бер ай узгач үз көченә керә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100