news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы өч яшькә кадәр бала пособиесын түләү турында закон кабул итте

Үзгәрешләр беренче яки икенче баласы туган гаиләләрнең 70 процентына кагылачак.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы гаиләләрнең күбесенә беренче яки икенче балага айлык түләүләр алырга мөмкинлек бирә торган закон кабул итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Хәзер мондый хокук төбәктә җан башына уртача керем күләме эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаган гаиләләрдә генә бар.

Яңа документ нигезендә мохтаҗлар дип керемнәре әлеге күрсәткечнең күләменнән ике тапкыр түбәнрәк булган гаиләләр саналачак.

Моннан тыш, законда беренче яки икенче бала тууга бәйле рәвештә ай саен бирелә торган түләү вакытын арттыру тәкъдим ителә: башта бер яшь тулганчы, ә гариза биргәннән соң - ике һәм өч яшькә кадәр.

Шулай ук законда баланың туган көненнән соң түләү турында гариза бирергә мөмкин булган вакытның артуы турында да әйтелә. Хәзер бу - 1,5 яшь, ә аннары 3 яшь булачак.

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин сүзләренчә, бу үзгәрешләр беренче яки икенче баласы туган гаиләләрнең 70 процентына кагылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100