news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы өч каттан биегрәк шәхси йортлар төзүне тыярга мөмкин

Закон проекты шулай ук шәхси торак төзелешен тәртипкә салырга ярдәм итәчәк.

Дәүләт Думасы өч каттан биегрәк шәхси йортлар төзүне тыярга мөмкин
Рамиль Гали

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы өч каттан биегрәк шәхси йортлар төзүне тыярга мөмкин, дип яза «Известия».

Закон проекты өч каттан һәм 20 метрдан биегрәк шәхси торак һәм бакча йортлары төзүне тыя. Моннан тыш, аларны фатирларга һәм блок-секцияләргә бүләргә дә ярамый. Россия Шәһәр төзелеше һәм Җир кодексларына шул хактагы үзгәрешләрне бүген Дәүләт Думасының Федератив төзелеш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитетында караячаклар.

Әлеге законны бозучыга йортын сүтү өчен – өч айдан бер елга, үзгәртеп кору өчен ярты елдан өч елга кадәр вакыт бирелә. Бу таләпне үтәмәгән очракта, милекченең җирен алырга һәм алга таба аукционда сатып җибәрергә мөмкиннәр.

Закон проекты шулай ук шәхси торак төзелешен тәртипкә салырга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100