news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы балаларны килештерелмәгән митингларга җәлеп иткәнгә җәза кертүне хуплады

Балигъ булмаган балаларны санкцияләнмәгән митингларга, демонстрацияләргә, җыелышларга җәлеп иткән өчен штраф санкцияләре һәм мәҗбүри эшләр кертеләчәк.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Дәүләт Думасы беренче укылышта балигъ булмаган балаларны килештерелмәгән акцияләргә җәлеп иткән өчен административ җаваплылык кертү турындагы закон проектын кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, балигъ булмаган балаларны санкцияләнмәгән митингларга, демонстрацияләргә һәм җыелышларга җәлеп иткән өчен штраф санкцияләре һәм мәҗбүри эшләр кертеләчәк.

Полиция протоколлар төзиячәк, эшне карау суд компетенциясендә булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot