news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы балаларга мәгънәсез исемнәр кушуны тыючы канунны беренче укылышта кабул итте

Әлеге документ өчен 377 депутат тавыш биргән.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Сишәмбе Дәүләт Думасы сәер бала исемнәрен теркәүне тыю турында закон проектын беренче укылышта кабул итте, дип яза “Известия”. Проект өчен 377 депутат тавыш биргән, өчесе тыелып калган.

Документта әйтелгәнчә, исем ранг яки вазифа белдермәскә тиеш. Шулай ук хәреф һәм сан белдерүче атамалар, символлар яки аларның төрле комбинацияләре, аббревиатура, шулай ук норматив булмаган лексика сүзләрен куллану да тыела.

Закон проектының аңлатма язуында Мәскәүдә теркәлгән сәер исемнәр мисалга китерелгән: Апрель, Дельфин, Заря-Заряница, Николай-Никита-Нил, Христамрирадос, Лука-Счастье Саммерсет Оушен, Принцесса Даниэлла, Алеша-Каприна, Океана, София-Солнышко, Ярослав-Лютобор. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100