Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы балаларга мәгънәсез исем кушуны тыя торган канун кабул итте
Әти-әниләр хәзер балаларына Авиадиспетчер, Лексус, Князь яки Салат Латук исемнәрен куша алмаячак.
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Дәүләт Думасы өченче укылышта балаларга мәгънәсез, шулай ук саннар, ранглар, вазифа-титулларны белдерүче исемнәр кушуны тыя торган канун кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Шул ук вакытта ата-аналар балаларына ике фамилия бирә ала. Хәзерге вакытта өйләнешкәндә генә ике фамиля алу мөмкин иде. Яңа канун нигезендә әти-әниләр балаларына теләсә кайсы тәртиптә үз фамилияләрен кушып бирә ала һәм ул ике фамилия сызык аша язылып ике сүздән артмаска тиеш, дип тәкъдим ителә. Бу, бигрәк тә никахка кергән хатын-кызда нәсел дәвамы тукталырга мөмкин булганда бик мөһим, дип аңлатыла.
"Гадәти булмаган Авиадиспетчер, Жужа, Ланцелот, Лексус, Салат Латук, Ванзырым, "БОЧ рВФ 260602", Князь, Царь исемнәре билгеле. Күпчелек бала ата-ана фантазиясеннән интегеп, яшьтәшләре көлүеннән үртәлеп яши. Бары 14 яшь тулгач кына исемнәрен башкага алыштыра ала”, – дип җиткерә Дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников. Шунлыктан балага нормаль исем кушарга кирәк, дип җиткерә ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз