news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы балалар порнографиясен саклаган өчен җинаять җаваплылыгы салуны хуплады

Закон проекты 2013 елның февралендә Дәүләт Думасына кертелде

  (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының гражданлык, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законлылык комитеты палатага Санкт-Петербург закон җыенының балалар порнографиясен әзерләгән, интернет ярдәмендә алган, саклаган һәм дәүләт чиге аша чыгарган (хәтта таратырга уйламаган очракта да) җинаять җаваплылыгына тарту турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте, дип яза РБК. Биредә сүз РФ ҖКның 242.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында бара. 

Искәртеп узабыз: закон проекты 2013 елның февралендә Дәүләт Думасына кертелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100