news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы авиапассажирларның кара исемлеген булдырырга тәкъдим итә

Бу исемлеккә бортта "башка затларның тормышына" яисә "очышның иминлегенә" куркыныч тудырган гражданнар турында белешмә кертмәкчеләр.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Дәүләт Думасының транспорт буенча комитеты Россия Федерациясенең Һава кодексына төзәтмәләр әзерләгән. Аның буенча өч елга очыш ясау хокукыннан мәхрүм ителгән “затларның бердәм реестрын” булдырырга тәкъдим ителә, дип яза "Коммерсантъ". Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Исемлеккә бортта “башка затларның тормышына һәм сәламәтлегенә” яисә “очышның иминлегенә куркыныч тудырган" гражданнар турында белешмәне кертү каралган. Әгәр бу кеше дәваланырга барса яисә туганнарын җирләргә кайта торган булса, шулай ук инвалидны озата барса, Россиягә бары очкыч белән кайтып була торган илләрдән кайткан очракта гына аңа очыш ясарга рөхсәт ителәчәк. Төзәтмәләр проекты Дәүләт Думасы комитеты тарафыннан гражданлык кануннарын кодификацияләү һәм камилләштерү буенча Президент Советына җибәрелгән.

Төзәтмәләрне эшләүчеләр тәртип бозучыларның реестрын авикомпанияләргә ясарга тәкъдим итә. Канун проектында бу процедура түбәндәгечә сурәтләнә: очкыч экипажы әгъзалары җәнҗал чыгаручыга акт төзи, аңа кул куя, экипаж командиры аны раслый, аннан соң өч көн дәвамында бу мәгълүматлар Россия авиациясенә җибәрелә (тәртип бозучылар исемлеген шушы органга алып барырга тәкъдим ителә). Аны бердәм реестрга 5 көн эчендә кертергә тиеш булачаклар. Шуннан соң тәртип бозучы 3 елга очу һәм билетлар сатып алу хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Реестрны Россия авиациясе сайтында бастырачаклар һәм аннан файдалану барлык авиакомпанияләр өчен дә мәҗбүри булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot