news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы аппаратын Татьяна Воронова җитәкләде

Кичә регламент һәм Дәүләт Думасының эшен оештыру палатасы комитеты аның кандидатурасын хуплаган.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Дума советы Татьяна Воронованы палата апппараты җитәкчесе итеп раслау белән килешкән. Бу хакта “Интерфакс”ка Дәүләт Думасы вице-спикеры Игорь Лебедев хәбәр иткән.

Кичә регламент һәм Дәүләт Думасының эшен оештыру палатасы комитеты аның кандидатурасын хуплаган.

Татьяна Воронова элек РФ Президенты администрациясендә эчке сәясәт буенча идарә башлыгы вазифасын биләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot