news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайтты

Дәүләт Думасы өченче һәм соңгы укылышта ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабрена кадәр озайту турында канун кабул итте.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасы өченче һәм соңгы укылышта ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабрена кадәр озайту турында канун кабул итте. Тиешле карар илдә уңай демографик тенденцияне саклау максатыннан кабул ителде, диелгән аңлатма язуында.


Канун ана капиталын мәктәпкәчә белем бирү кысаларындагы белем программаларына һәм шуңа бәйле башка чыгымнарга тоту мөмкинлеген бирә. Ана капиталын шулай ук ипотекага башлангыч взноска һәм торак буенча башка кредитларга кертергә мөмкин була. Әлеге акчаны инвалид балалары булган ата-аналар социаль адаптация һәм интеграция өчен товарлар алуга һәм кирәкле хезмәтләргә тота алачак. Шулай да боларны балага өч яшь тулганчы башкару карала.


Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин декабрь уртасында ана капиталының 2020 елда гына 4 процентка индексацияләнәчәген җиткерде. Министр сүзләренчә, индексация икътисади вазгыятькә бәйле була туктатылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100