news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы 3 декабрьне Билгесез солдат көне дип игълан итте

Россия өчен истәлекле көнне билгеләү актуаль, чөнки СССРдагы кебек шулкадәр күпләп хәбәрсез югалган солдатлар башка бер илдә дә юк

  (Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы 3 декабрьне Россиядә яңа истәлекле дата - Билгесез солдат көне дип игълан итү турында закон кабул итте.

Элек Президент администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов хуплавын алган инициатива авторлары – барлык фракция депутатлары төркеме, алар арасында Дума бердәмроссиялеләре җитәкчесенең беренче урынбасары, Әфганстан ветераннарының Россия берлеге лидеры Франц Клинцевич, Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Иван Мельников (КПРФ) һ.б. бар.

 25 сентябрьдә Сергей Иванов, Россия өчен истәлекле көнне билгеләү актуаль, чөнки СССРдагы кебек шулкадәр күпләп хәбәрсез югалган солдатлар башка бер илдә дә юк, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot