Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт департаменты Америка халкын Европада терактлар булуы мөмкинлеге турында кисәтә
Гражданнарга бәйрәм чараларында, фестивальләрдә, базарда сак булырга киңәш ителә.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт департаметы Америка халкын Европада, бигрәк тә алдагы бәйрәм көннәрдә, терактлар булуы мөмкинлеге турында кисәтә.
Ведомство мәгълүматларына сылтама биреп, ДАИШ (ИГИЛ) (Россия территориясендә тыелган террористик төркем), «Аль-Каида» (шулай ук РФдә тыелган) һәм аларга бәйле структуралар Европада, бигрәк тә бәйрәм көннәрендә, терактлар ясау планнары барлыгы турында ышанычлы мәгълүмат бар, дип яза Lenta.ru
Гражданнарга бәйрәм чараларында, фестивальләрдә, базарда сак булырга киңәш ителә. Дәүләт департаметы туристик һәм дини объектларда, рестораннарда һәм кунакханәләрдә, җәмәгать транспортында, кеше күп җыелган урыннарда уяулыкны югалтмаска чакыра.
Әлеге кисәтү 2017 елның 20 февраленә кадәр гамәлдә.
Дәүләт департаментының мондый кисәтүләр игълан иткәне бар иде инде. Әйтик, март аенда, Брюссельдә терактлар сериясе булганнан соң, Европага “җитди һәм котылгысыз” һөҗүм яный, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз