Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт билгеләре берләшмәсе: 200 сумлык банкнотлар озын гомерле булачак
Быел куллланылышка керәчәк яңа банкнотларның берсен яңа технологияләр буенча әзерләү ниятләнелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Быел куллланылышка керәчәк яңа банкнотларның берсен яңа технологияләр буенча әзерләү ниятләнелә. Ул озын гомерле булачак. Бу хакта "Российская газетага" интервьюда Дәүләт билгеләре оешмасы генераль директоры Аркадий Трачук хәбәр иткән.
"Ул пластик булмаячак. Махсус эшкәртү үткән, озын гомерле кәгазь технологияләре бар. Кече номиналдагы банкнотларның берсен шуннан ясау күздә тотыла", – дип сөйләгән Трачук.
Ул яңа технология белән 200 сумлык банкнотны әзерләү уе вак номиналларның тиз, якынча бер ел эчендә таушалуыннан чыгып билгеләнүен җиткергән. Эре номиналдагы банкнотлар исә берничә елга җитә.
Аркадий Трачук сүзләренчә, җәен Дәүләт билгеләре берләшмәсенә басма проектны – белгечләрнең эскизлардагы 200 һәм 2000 сумлык банкнотларын эшләп карарга кирәк. "Кызганыч, хәтта иң төгәл компьютер проектлаштыруы да полиграфиядә бөтен үзенчәлекләрне исәпкә алып бетерә алмый", – дип шәрехли Дәүләт билгеләре берләшмәсе генераль директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз