news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт автоинспекциясе Яшел Үзәндә биш кеше үлгән юл һәлакәте шаһитларын эзли

Казан – Йошкар-Ола трассасында “Тойота Лэнд Крузер” һәм “Лада” бәрелешкән иде.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Дәүләт автоинспекциясе фаҗигале юл һәлакәте шаһитларын эзли, һәлакәттә 5 кеше гомере өзелгән, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсенең Казан бүлеге матбугат хезмәте.

Фаҗига 25 ноябрьдә Казан – Йошкар-Ола трассасының 15нче чакрымында Яшел Үзән янында кичке сигез тулганда булган. “Тойота Лэнд Крузер” һәм 14нче модель “Лада” автомобильләре бәрелеше нәтиҗәсендә “Лада”ны йөртүче һәм дүрт пассажиры үлгән. “Тойота” шоферы һәм пассажиры төрле тән җәрәхәтләрен алган.

Соңрак “Тойота” йөртүчесенә карата җинаять эше кузгатылган. Һәлакәт шаһитлары әйтүенчә, ир кеше исерек булган. Үзе медэкспертиза узудан баш тарткан.

Юл-транспорт һәлакәте шаһитларыннан 5-333-866 телефонына шалтыратулары сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100