news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Чаллыда Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәген ачты

Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәге ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашыннан башка юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерүне оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Чаллыда Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәген ачты
Республиканская Госавтоинспекция

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдрахманов Чаллыда Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәген ачты. Бу хакта республика ЮХИДИендә хәбәр иттеләр.

Бүген Чаллыда Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәген ачу тантанасы булды. Чарада республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, Чаллы Эчке эшләр идарәсе башлыгы һәм Автошәһәрнең ЮХИДИ башлыгы катнашты.

«Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәге ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашыннан башка юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерүне оптимальләштерергә, транспорт чараларын йөртүчеләрнең вакытын шактый экономияләргә, шулай ук юллардагы бөкеләрдән котылырга ярдәм итәчәк», - диде Ленар Габдрахманов.

Үзәктә аварияләрне операторлар ярдәмендә дә, мөстәкыйль хәбәрләр системасы аша да рәсмиләштерергә мөмкин. Оешмада шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре, иминият компанияләре вәкилләре һәм эксперт-бәяләүчеләр эшли.

Барлык процедураларны үткәннән соң һәлакәттә катнашучылар үз иминият компанияләренә мөрәҗәгать итә алалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100