news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Архивында шәҗәрә төзергә өйрәтәчәкләр

Архивчылар метрика китапларының күчермәләрен күрсәтәчәк.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). 21 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитетында шәҗәрә төзү буенча мастер-класс узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Архивчылар метрика китапларының күчермәләрен күрсәтәчәк. Катнашучыларны документларны дөрес анализларга өйрәтәчәкләр.

Гаилә тарихын үзлектән дә өйрәнергә мөмкин. Моның өчен паспорт белән Архивка килеп, уку залына язылырга кирәк. Метрикаларның төп нөсхәсен кулга бирмиләр. Аларны цифрлы вариантта гына өйрәнергә була.

Гаиләләр өчен дәресләрне Дәүләт архивы директорының фәнни тикшеренүләр һәм язмалар буенча урынбасары Илдар Шәфыйков һәм архив документларын һәм халыкара элемтәләрне куллану бүлегенең баш белгече Мария Минеева уздырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100