news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт архивы башлыгы шәҗәрә төзүне сорап шәхси затларга мөрәҗәгать итмәскә чакырды

Шәхси затлар тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр арасында еш кына хаталар да очрый, дип искәртте Гөлнара Габдрахманова.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанлыларга шәҗәрә төзүне сорап ТР Дәүләт архивына мөрәҗәгать итүдән дә кулайрагы юк. Шәхси затлар тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр арасында еш кына хаталар да очрый, кайберәүләр исә кешенең нәселе аксөякләргә (моңа бернинди мөнәсәбәте булмаса да) тоташуын раслау өчен мондый адымга махсус рәвештә бара.

ТР Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова «ТатарстанОнлайн» программасы туры эфирында шулай дип белдерде.

«Моның ни өчен шулай эшләнгәнен әйтә алмыйм, әмма кайберәүләр үзләренең нәселе ниндидер югары сословиегә барып тоташуы турында яза. Республикада шушы бизнес белән зур акчалар эшләүче кешеләр бар. Безгә, Татарстан Дәүләт архивына килегез, әгәр сезгә кемдер шәҗәрә төзеп биргән икән инде, аны безгә җибәрегез, без аны тикшерербез. Бездә бернинди дә хата киткәне юк әле», - дип искәртте спикер.

Ул шәхси затлар төзегән шәҗәрәләрдә хаталар күп очравын әйтте. Тиздән шәҗәрә төзү хезмәте бушлай булыр дип көтелә. Моның өчен махсус интернет-портал булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100