news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт архивы бүләкләр кабул итте

Архив Аяз Гыйләҗев, Рәшит Ягъфәров гаиләләренең уникаль документларын саклауга алды.

Дәүләт архивы бүләкләр кабул итте
Александр Эшкинин

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңа ел алдыннан Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты бүләкләр кабул итте. “Бүләк итү көне”ндә архив фондлары 80ләп уникаль документ белән тулыланды. Бу хакта Архивның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бүләк итү көне” Дәүләт архивында икенче ел рәттән үткәрелә.

Архивка кыйммәтле документлар китерүчеләр арасында танылган татар драматургы Галиәсгар Камалның туганнан туганы Искәндәр Камал; Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының беренче директоры һәм режиссеры Фәрит Хәбибуллинның (1941-2007) хатыны Гөлфия Хәбибуллина; Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗева; танылган фольклорчы, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның хатыны Әкълимә Ягъфәрова, шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова бар иде.

Танылган шәхесләрнең туганнары гаилә архивында сакланган шәхси документлар белән бүлешсә, танылган коллекционер Искәндәр Камал Дәүләт архивына Казан күренешләре төшерелгән уникаль открыткалар коллекциясен тапшырды.

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова уникаль документларын китерүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. “Киләчәк буыннар безнең тормышыбызда горурланырлык вакыйгаларның күп булганын белеп торуы әһәмиятле”, - диде ул.

“Бүләк итү көне”ндә “Минем гаилә ядкәре” конкурсына да нәтиҗә ясалды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100