Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт алкоголь инспекциясе халык арасында популяр булган казылык эшләнмәләрен ачыклаган
2011 елның 10 ае дәвамында 19 мең тонна казылык эшләнмәсе җитештерелгән
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2011 елның 10 ае дәвамында 19 мең тонна казылык эшләнмәсе җитештерелгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүе тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе белгечләренең халык арасында уздырган анкеталау чарасы күрсәткәнчә, казылык эшләнмәләрен сораштырылган татарстанлыларның 80 процент өлеше сатып ала. 61,3 процент кеше әлеге төр продукция белән атнасына 1 тапкыр гына туклана. Башкала һәм эре шәһәр халкы казылыкны азык рационында авыл халкына караганда ешрак куллана.
Казылык алучыларның 30 проценты пешерелгән казылыкка өстенлек бирә, 18 процент кеше сосика һәм сардельканы үз итә, дым белән ысланган казылыкны 22 процент кеше яратып ала. Пешерелгән казылыклар арасында “Докторская”, “Молочная”, “Русская” казылыклары популяр санала.
Анкеталау нәтиҗәләре буенча “Докторская” казылыгының иң сыйфатлысы булып “Челны мясо” ААҖ җитештерүендәге казылык санала (14,1 процент кеше тавыш биргән), икенче урында “Казан ит комбинаты” ААҖ (12,9 процент), “Йошкар-Ола ит комбинаты” өченче урынга чыккан (10,6 процент), Марий Элның “Звениговский ит комбинаты” ширкәте 10,1 процент тавыш җыйган, Мамадыш эшмәкәре Мотыйгуллин җитештерүче “Докторская” казылыгына һәм “САВА” ит комбинаты (Башкортостан) казылыгына 9,1 әр процент тавыш бирелгән.
Бу мәгълүматларны Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте җиткерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз