Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт алкоголь инспекциясе беренче сыйныфка баручы балаларны мәктәпкә әзерләде
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республикакүләм акция кысаларында, балаларга уку кирәк-яраклары бүләк ителде.
(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелеге хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балаларына бәйрәм ясады. Бу хакта "Татар-информ"га инспекциянең матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина хәбәр итте.
А.Нуруллина фотосы

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республикакүләм акция кысаларында, алты балага уку кирәк-яраклары тутырылган ранецлар бүләк ителде. Тәүге тапкыр белем иленә аяк басучы балаларга бәйрәм ясау - Дәүләт алкоголь инспекциясенең матур традициясе", - диде Алсу Нуруллина.
Булачак укучыларны җитәкче урынбасары Фәннүр Хамматов котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз