news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт алкоголь инспекциясе 420 литр контрафакт исерткеч эчемлекнең эзенә төшкән

Хокук сакчылары Әлмәт – Лениногорск автомобиль юлы буенча хәрәкәт иткән хәмер төялгән машинаны тоткарлаган.

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, Әлмәт эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә "Тойота" машинасында 840 шешә (420 литр) исерткеч эчемлеккә тап булган.

Әлеге исерткеч эчемлек Казахстанда җитештерелгән, дип җиткерә Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте.

Контрафакт продукция Әлмәт – Лениногорск автомобиль юлындагы машинада 1 август көнне табылган. Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot