news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт акчасына төшерелгән фильм үзен акларга тиеш – Рөстәм Сәрвәров

Рөстәм Сәрвәров - Татарстан Республикасы Мәдәният министры грантына төшерелә торган “Нигез-йорт” кыска метражлы нәфис фильмның продюсеры.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган продюсер Рөстәм Сәрвәров үз-үзен аклый торган татар киносының нинди булырга тиешлеген һәм ул фильмны сату җаен белә.

“Татарстанда кинобум бара. Кеше үз акчасына да кино төшерергә тырыша, - диде Казан халыкара мөселман кинофестиваленнән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә Рөстәм Сәрвәров. – Фильм грант хисабына төшерелсә, ул акчаны аклау тәртибе дә кертелсен иде. Аклый алмый икән – режиссер белән продюсер үз кесәсеннән түләсен! Менә ул чакта кеше уйланыр иде – кеше акча түләп карарлык киноны төшерә аламы ул?!”

Искәртеп узабыз, Рөстәм Сәрвәров Татарстан Республикасы Мәдәният министры грантына төшерелә торган “Нигез-йорт” кыска метражлы нәфис фильмның продюсеры. Режиссеры һәм сценарий авторы – Нәсүр Юрушбаев.

“Без алган грантны аклый алачакбыз. Әмма аның өчен кеше фильмның  эчтәлеген һәм бөтен нечкәлекләрен алдан белеп торырга тиеш түгел. Фильм сюрприз да булырга тиеш, - ди продюсер. - Кыска метражлы фильмны тәкъдим итүнең дә үз җае бар. Ә Сәрвәров җаен белә ул!”

Рөстәм Сәрвәров Казан кинофестиваленең бик уңышлы проект булуын ассызыклап узды, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде. “Мәскәү күзлегеннән караганда без фестивальне бик көлке бәяләргә үткәрәбез. Ә акчасын арттырырга да арттырырга!” – диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100