news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Д.Криницкий: “Алга таба да Татарстан белән файдалы хезмәттәшлеккә өметләнәбез”

Казанда нанофорум ачылышында катнашкан “РОСНАНО” корпорациясенең дирекция җитәкчесе ике арада хезмәттәшлекнең зур темплар белән үсүен билгеләп үтте

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Татарстан илдә нанотехнологияләр үсеше буенча база төбәге була ала һәм ул шулай булырга тиеш тә”. Агымдагы елның мартында республикага сәфәре вакытында “РОСНАНО” корпорациясе җитәкчесе Анатолий Чубайс әнә шундый ышаныч белдергән иде. Татарстан “РОСНАНО” өчен нанотехнологияләрне үстерү өлкәсендә төп стратегик партнер булып санала. Ике арада хезмәттәшлекнең аеруча зур темплар белән үсүен бүген Казанда нанофорум ачылышында катнашкан “РОСНАНО” корпорациясенең федераль һәм төбәк хакимияте органнары белән элемтәләр дирекциясе җитәкчесе Дмитрий Криницкий да билгеләп узды. Форум ачылышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов та катнашты.

Бүгенге көндә Татарстан нанотехнологияләр өлкәсенә караган 30 инновация проекты буенча «РОСНАНОТЕХ» ка заявка биргән. Алар корпорациядә төрле этапта тикшерү уза. Шуларның 12 се югары әзерлек дәрәҗәсендә. “Киләчәктә мондый проектлар саны тагын да артыр дип өметләнәм. Ике арадагы хезмәттәшлекнең сыйфаты яхшыра бару шуңа ышандыра. Без алга таба да Татарстан белән файдалы хезмәттәшлеккә өметләнәбез”, -ди Криницкий. Ул ике арадагы перспектив хезмәттәшлек проектлары арасыннан нанопродуктларга сорауны стимуллаштыруны, нанотехнологияләр өлкәсендә белгечләр әзерләү һәм инфраструктураны үстерүне атады. Татарстанда нанотехнологияләр үзәге төзү шуның бер мисалы булачак.

Татарстан бу өлкәдә үз проектларын алга этәрү буенча “РОСНАНО” белән нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Әлеге проектлар, нигездә, нефть химиясе, химия, машина төзелеше тармакларына карый. Инде хәбәр ителгәнчә, күптән түгел “2015 елга кадәрге чорга ТР наноиндустрияне проектлар аша үстерү” дигән комплекслы программа “РОСНАНО” да расланды. Документ республиканың инновацион үсеш программасына өстәмә булачак. Корпорация әлеге комплекслы программаны гамәлгә ашыруда турындан-туры катнашачак. “Икенче яктан, без сәнәгать предприятиеләре белән эшләүгә зур әһәмият бирәбез, чөнки нанотехнологияләр өлкәсендәге казанышлар сәнәгатьтә реализацияләнергә тиеш. Шуның нәтиҗәсендә җитештерүнең көндәшлеккә сәләтен күтәреп, продукциянең өстәмә сыйфатына ирешеп, икътисадның конкурентлыгын күтәреп булачак. Бу ниятне тормышка ашыруда республиканың фәнни-белем үзәкләре генә түгел, илнең башка шәһәрләрендәге партнерларыбыз да ярдәм итә”, - ди ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100