news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Д.Исхаков: “Татарларга да Кавказ белән бәйле проблемаларны тагу гамәлләре шәйләнә"

Татар халкы үсеше программасын төзү өчен без региональ программалар төзергә әзер түгел булып чыга, дип белдерде Этнологик мониторинг үзәге җитәкчесе

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татар халкы үсеше программасын әзерләү өчен, татарлар яшәгән төбәкләргә региональ программалар әзерләү буенча аның структурасы, инструкциясе һәм тиешле фәнни әдәбият җибәрелде, әмма, нәтиҗәдә, 1 генә регион программа төзеп җибәрде, алдарак әйтелгән әсбаплар салынган 32 бандерольның яртысы кире кайтты. Димәк, без региональ программалар төзергә әзер түгел булып чыга, ә алардан башка татар халкы үсеше буенча җыелма программа төзү мөмкин түгел.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) быелгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгару һәм киләсе елга бурычлар билгеләү буенча уздырылган киңәйтелгән утырышта бүген БТК БК әгъзасы, ТФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты карамагындагы Этнологик мониторинг үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков шулай дип игълан итте һәм алдан әзерләнгән концептуаль эшкәртмәләргә таянып, гомуми җыелма программа төзеп булуын белдерде. Аның сүзләренчә, бүген киңәйтелгән утырышка кадәр БТК БКның җирле бүлекләре һәм даими комиссияләре җитәкчеләре утырышында тагын бер мәсьәлә кузгатылган: БТК БК 2012 елда халык исәбен алуга әзерлек буенча бернинди дә хәстәрлек эше күрмәгән, чөнки, элеккеге җанисәп алу кампаниясеннән аермалы буларак, анда үзгәрешләр кертелгән. Мәсәлән, “милләт” графасына белешмә бирү мәҗбүри түгел, бу исә милләтләр, аерым алганда, Россиядә халык саны буенча икенче урында торган татарлар өчен четерекле хәл китереп чыгара, дип басым ясап әйтте Д.Исхаков.

Проблемалы мәсьәләнең тагын берсе – Россиядә берләштерелгән мөселман структурасы булдыру буенча эш алып барылу сәбәпле, беренче тапкыр буларак татарларга да Кавказ белән бәйле проблемаларны тагу гамәлләре шәйләнүгә игътибарны юнәлтеп, галим кисәтеп куюны кирәк тапты: безгә бу нәрсәгә кирәк? Аның фикеренчә, татар структуралары буларак берләшеп, татар оешмалары рәвешендә эшләү безнең өчен отышлы. Россиядә берләштерелгән мөселман структурасы булдырылса, беренчедән, татарларга Кавказ йогынтысы көчәячәк, икенчедән, аларның проблемалары татарлар проблемасына да әйләнәчәк, әмма ул проблемалар беркайчан да хәл ителеп бетмәячәк, дип искәртте Д.Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100