Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Д.Исхаков: Бөтентатар иҗтимагый үзәге татар җәмгыятендәге бөтен процессларны да кичерде
Тарих фәннәре докторы бүгенге көндә татарларның сәяси тормышта катнашулары җитәрлек түгел дип саный.
(Казан, 8 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов, Алсу Исмәгыйлева). Бүген Бөтентатар иҗтимагый үзәге Корылтаенда катнашучы галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлегенә карата фикерен җиткерде. "БТИҮ - татар дөньясында гомумроссия кысасында эшли торган бердәнбер сәяси оешма. Ул татар җәмгыятендә булган бөтен процессларны да кичерде", - дип белдерде галим.
"Узган гасырның 80нче еллар ахыры - 90нчы еллар башында татар җәмгыятендә күтәрелеш булды һәм әлеге күтәрелеш Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлегендә дә чагылыш тапты. Аннан соң җәмгыять тынычланды һәм татар иҗтимагый үзәге дә тынычланды. Берникадәр вакыттан соң җәмгыять үзенең дөрес юлдан бармаганын күрә башлады һәм татар иҗтимагый үзәге дә эшчәнлеген киңәйтергә кирәк дигән карарга килде. Татар иҗтимагый үзәгенең нинди булуы ул татар җәмгыятенең нинди булуыннан тора", - дигән фикердә галим.
Дамир Исхаков бүгенге Корылтайда өлкән буын вәкилләренең, сыналган сәясәтчеләрнең катнашуын әйтте. Галим фикеренчә, әлеге вәкилләрнең һәммәсенең оныклары бар һәм бу сәясәтчеләр үз позицияләрен яшьләргә сеңдерәчәк. Яңа буында да бу позиция күренәчәк дип уйлыйм, диде галим.
Тарих фәннәре докторы бүгенге көндә татарларның сәяси тормышта катнашулары җитәрлек түгел дип саный. Корылтайда халык җыелып, үзенең сәяси фикерләрен җиткерсә, Россия эчендәге ситуацияне дөньяга тарату эшендә бу бик файдалы булачак, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз