news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәбиятыбыз тар кысаларга бикләнеп яшәде – халык шагыйре Роберт Миңнуллин

Роберт Миңнуллин Казакстанда узган “Җәмгыятьнең рухи тормышына язучыларның тәэсире. Дөньяның тотрыклы үсеше” исемле халыкара биенналеда катнашты.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Совет чорыннан соң тугандаш халыклар язучылары белән аралашмыйча, без бик күп әйбер югалтуыбызны аңладым”, - диде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, “Татар-информ” хәбәрчесенә Казакстанда узган “Җәмгыятьнең рухи тормышына язучыларның тәэсире. Дөньяның тотрыклы үсеше” исемле халыкара әдәби биенналедан кайткач.

“Әдәбиятлар аралашып яши, бер-берсен яхшы белә, үзара тәрҗемә итешә. Ә без, үз казаныбызда гына кайнап, әдәбиятыбыз да тар кысаларга бикләнеп яшәде, - ди шагыйрь. - Соңгы берничә елда гына аралашуда уңай үзгәрешләр була башлады. Ләкин ул гына җитми – бу багланышлар дәүләт күләмендә эшләнергә тиешле эшләр. Төрки әдәбиятларны белү безгә мәҗбүри дип уйлыйм”.

Роберт Миңнуллин - казах шагыйрьләре Мукагали Макатаев һәм Нурлан Оразалин шигырьләрен татарчага тәрҗемә итүче. Казах шагыйрьләре әсәрләренең тәрҗемәсе Казанда басылып чыкты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100