news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әдәбиятны тарихи әсәрләр басты – Тәлгать Галиуллин

Татар язучылары тарихи әсәрләр язу белән мавыга башлады, дип саный әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Татар милләтенә бихисап кадрлар әзерләгән олпат язучы Тәлгать ага Галиуллин татар әдәбиятында хәзерге тормышны чагылдырган әсәрләргә кытлык, дип саный.

«Язучылар арасында шундый күренеш сизелә – күбесе тарихка кереп киттеләр, – ди галим. – Тарих – ул бер яклы трамвай. Артка чигенеп, аны тикшереп булмый. Теләсә нинди фантазия, хыял уены тарихи әсәрләргә бата. Әдәбиятны тарихи әсәрләр басты. Шуның аркасында диимме инде, хәзерге тормышыбызны чагылдырган әсәрләргә кытлык. Тарихны тикшереп булмый, анда ничек язсаң да ярый. Ә хәзерге тормышны чагылдырсаң, ул бөтен кешенең күз алдында. Алдалап язып булмый. Язучыга шуңа күрә да хәзерге тормышыбызны чагылдыру күп тапкырлар кыенрак. Ләкин бүгенге хәлләрне без язып калдырмасак, киләчәктә хәзерге вәзгыятебезне аңламаячаклар».

Бу хакта тулырак Интертат.ру электрон газетасында.
 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot