news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әдәбият һәм сәнгать әһелләре Тукай Кырлайга кайтты

Кунакчыл Арча җирендә аларны Тукай әкияте геройлары каршы алды.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ). Бүген, 27 апрельдә, Татарстанның 2017 елгы Габдулла Тукай премиясе лауреатлары, Башкортстан кунаклары һәм Татарстанның бер төркем иҗат әһеле бөек Тукайның туган туфрагына баш ияргә Арча районына кайтты. Бу минутларда Тукай Кырлай авылында  Шигырь бәйрәме бара.
 
Арча хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, Арча ягын, Тукайны зурлап кайткан кунакларга рәхмәтен белдерде. Кичә Арча һәм Кырлай ягы сәнгать ияләре, балалар чыгышы белән үрелеп бара.
 
 
Кунакларны Биектау-Арча  ызанында ипи-тоз белән каршы алдылар. Кырлай туфрагына баскач, әдәбият һәм сәнгать әһелләрен Тукай әкияте геройлары сәламләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot