news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әдәбият үлеме турындагы имеш-мимешләр нык арттырылган – “Аксенов-фест-2014” координаторы

“Аксенов-фест” традицион әдәби-музыкаль фестивале Казанда 1-4 ноябрьдә уздырыла

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Киләсе елга “Аксенов-фест” традицион әдәби-музыкаль фестивале Казанда җәен үткәрелергә мөмкин. Бу хакта бүген В.П. Аксеновның йорт-музеенда узган матбугат конференциясендә фестиваль координаторы, әдәбият тәнкыйтьчесе, “Октябрь” журналының баш мөхәррире Ирина Барметова хәбәр итте.

Ул фестиваль өчен, йорт-музейдан тыш, Казанның башка мәйданнарын да җәлеп итәргә теләве турында әйтте. “Октябрь”нең баш мөхәррире Василий Аксеновның тууына 80 ел тулу хөрмәтенә фестивальнең Сандецкий утарында уздырылганын искәртте. “Без проза һәм шигырьләр укыдык, барысы да кәнәфиләрдә утырды. Моны киләсе елга да кабатларга тырышачакбыз, фестивальне җәйгә кайтарырга уйлыйбыз”, - диде ул.

Үз чиратында, “Аксенов-фест” попечительләр советы рәисе, прозаик Евгений Попов Казанда мондый чараларны шәһәр хакимияте хуплавын һәм теләктәшлек итүенә соклануын белдерде.

“Без – гомуми команда. Казан командалары Мәскәү һәм Санкт-Петербург командаларын чакыра, һәм без барысын да бергәләп эшлибез. Без инде сигез еллап дустанә мөнәсәбәттә яшибез, киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйм”, - дип өстәде Ирина Барметова.

Спикерлар шулай ук Россия халкының әдәбиятка карата кызыксынуы югары булуын билгеләп узды. Е. Попов сүзләренчә, күптән түгел аңа Россиянең төрле шәһәрләре китапханәләрендә булырга туры килгән, һәм ул шыгрым тулы заллар күргән. “Әдәбият үлеме турындагы имеш-мимешләр нык арттырылган. Мин китапханәләрдә тишелеп чыгарлык хәлгә җиткерелгән калын журналларны күрдем”, - дип ышандырырга тырышты ул.

Прозаик һәм драматург Александр Кабаков фикеренчә, әдәбиятка карата кызыксыну әле бер, әле икенче якка тибрәлә, әмма беркайчан да тулысынча юкка чыкмый.

“Россия абруе – ул нефть һәм әдәбият. Безнең мәдәниятне чит илдә тәкъдим иткәндә, һәрвакыт зур кызыксыну уяна. Мәсәлән, Кытайда бүгенге көн рус әдәбияты белән кызыксыналар, ул анда зур популярлыкка ия”, - дип җөпләде Барметова.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot