news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәбият галиме Резеда Ганиева вафат

Резеда Кадыйр кызы Ганиева – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева вафат. Бу мәгълүматны аның тормыш иптәше, галим Зөфәр Рәмиев раслады.

“Дөрес хәбәр. Авырый иде. Әмма бер дә үләр кебек түгел иде”, - диде Зөфәр Рәмиев.

Резеда Кадыйр кызы Ганиева – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. 1932 елның 25 октябрендә (13 ноябрь) Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туган.

«Татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатында сатира» темасына кандидатлык диссертациясен яза. Докторлык диссертациясен Кол Гали иҗатына багышлый.

1962 елдан Казан дәүләт университетында укыта башлый. Студентларга 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыта. Резеда Ганиева ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. Күпсанлы фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр авторы. Шулай ук укыту программалары, энциклопедияләр төзегән галим дә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100