news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәбият галиме: Муса Җәлил җиңүгә каләме белән зур өлеш кертте

КФУ студентлары Муса Җәлил бюстына чәчәк салды.

Әдәбият галиме: Муса Җәлил җиңүгә каләме белән зур өлеш кертте
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары герой-шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәк салды. Тантанада әдәбият галиме Нурфия Йосыпова Җәлил җиңүгә каләме белән өлеш кертүен искәртте.

  • Унбишенче февраль — татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Быел сөекле шагыйребезнең тууына 114 ел билгеләп үтелә.

КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Нурфия Йосыпова чыгышын Җәлилнең шигыре белән башлады: «Батыр үлә үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып. Үзең үлсәң дә, исемең калсын, / Тарихларда укып ятларлык».

«Муса Җәлил мирасы — бүгенге күпмилләтле әдәбиятның аерылгысыз бер өлеше. Милли һәм шәркый шигърият традицияләрен яңарткан, шул ук вакытта рус һәм бөтендөнья әдәбиятының йогынтысында үскән Җәлил иҗаты безнең әдәбиятта яңа адым булды», — диде Нурфия Йосыпова.

КФУ доценты Җәлилнең татар шигъриятендәге гражданлык яңгырашын баетуын, аңа каһарманлык сулышы өрүен, татар поэзиясенең зурлыгын, олылыгын дөнья чикләрендә тагын бер кат раслаганын сөйләде.

«Шагыйрь безнең өчен шул ягы белән дә кадерле. Мылтык тотып көрәшү — батырлыкның бер ягы, ә Муса Җәлил җиңүгә каләме белән зур өлеш кертте» — дип билгеләп үтте Нурфия Йосыпова.

Югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов заманында Муса Җәлилнең рабфак бүлегендә бер ел укып киткәнлеген искә төшерде, бу чараның матур традициягә әйләнеп китүен билгеләп узды. «Безнең өчен Муса Җәлил исеме, аның язмышы һәм иҗаты аерым статуска ия, ул — татар халкының аерым бер горурлыгы, какшамас милли рух, үлемсезлек символы» — дип ассызыклады ул.

Чыгыш ясаучылар Җәлил шәхесенең һәм мирасының татар шигъриятен дөньякүләм танытуга зур өлеш кертүен, татар халкын батыр, каһарман, кыю һәм үлемсез итеп раславын ассызыклады, иҗатын хәзерге көн укучыларына һәрдаим тәкъдим итү кирәклеген әйтте.

Чарада катнашкан студентлар Муса Җәлилнең бюсты каршында аның шигырьләрен укыдылар, соңыннан канәфер чәчәкләре салдылар. Чарада Югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов, татар әдәбияты кафедрасы доцентлары Нурфия Йосыпова һәм Гөлфия Гайнуллина катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100