Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина: Әмирхан Еники бүгенге вазгыятьтә дә укучысын табар иде
Быел күренекле язучы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тула.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әмирхан Еники бүгенге көндә яшәсә, вазгыятьнең нинди булуына карамастан, ул актив иҗат итәр һәм укучысына юлны табар иде дигән фикердә язучының иҗатын актив пропагандалаучы әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина. “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә Әмирхан Еникиның тууына 110 еллыкка багышланган чаралар турында сүз барды.
“Без аның кызы белән дә бу хакта сөйләштек. “Хәзерге вазгыятьтә нишләр иде Әмирхан ага?” дигән сорауга кызы: “Әти тик томас иде, ул юлын табар иде, ул социаль челтәрләрдә дә булыр, затлы әсәрләрен анда да биреп барыр иде. Ул битараф булмас иде”, дип җавап бирде”. – ди Гөлфия Гайнуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә.
“Әмирхан ага беркайчан да гамьсез йокыда булмады. Сыйфатлы итеп язганын сыйфатлы итеп урнаштыра да белер иде. Ул морзалар затыннан, сәүдәгәрләр нәселеннән, аның андый эшкә таланты бар”, - ди әдәбият галиме.
Матбугат конференциясендә катнашкан Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша да Әмирхан Еникины бүгенге заманда яшәсә актив интернет кулланучысы булыр иде дип уйлый. “Мәрхүм Флорид Бүләков белән интернет аша аралаша идек. Ул да иҗатын пропагандалауда интернетта актив куллана иде. Әмирхан ага да шулай итәр иде”, - ди артист.
- 12 февральдә Камал театрында Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган әдәби кичә үтә. Башлана 19.00 сәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз