news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәбият буенча бердәм дәүләт имтиханына иҗади биремнәр генә кертеләчәк

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте имтиханның бу төрен эшләргә керешкән.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Әдәбият буенча бердәм дәүләт имтиханына иҗади биремнәр генә кертеләчәк. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте имтиханның бу төрен эшләргә керешкән, дип хәбәр итә "РИА Новости" ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы дөрес һәм дөрес булмаган җаваплы биремнәрдән тулысынча баш тартырга һәм укучыларның иҗади мөмкинлекләрен бәяләү өчен иҗади биремнәргә күчәргә планлаштыра, дип белдергән Кравцов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100