Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әдәби салонга кунакка быелгы Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Харрас Әюп чакырылган
Әдәби салонга кунакка быелгы Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Харрас Әюп чакырылган
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда чираттагы әдәби салон утырышы үткәрелә. Бу юлы әдәби салонның кунагы - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Харрас Әюп.
Харрас Әюп (Әюпов Харрас Гильмегали улы) 1946 елның 21 августында Татарстанның Мөслим районы Тюрюшево авылында туган. Үзенең хезмәт юлын ул 1969 елда Мөслим районы газетасы хезмәткәре булып башлый һәм соңга таба авыл хуҗалыгы редакциясе мөдире булып җитлегә. 1972 елда Казанга күчеп килгәч, “Татарстан яшьләре” газетасында, аннары 1983 елдан башлап Татарстан китап нәшриятында әдәбият-сәнгать редакциясе мөхәррире булып эшли. Ә 1994 елдан бүгенге көнгә кадәр нәшриятның баш мөхәррире вазифасын башкара.
Х.Әюпнең беренче шигырьләре мәктәп елларында ук район газетасында басыла башлый. Студент елларында ул иҗат эшенә ныклап тотына һәм яшь шагыйрьнең шигырьләре республика матбугатында да еш кына урын ала. Шул елларда әдәби берләшмә эшендә актив катнаша, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр белән очраша. Иҗат җимешләре республика газета-журналларында, “Идел” яшьләр альманахында актив рәвештә басылып килә һәм күмәк җыентыкларга да кертелә.
Шагыйрьнең “Ышаныч” исемле беренче китабы 1980 елда дөнья күрә. Аннары “Кояшлы яңгыр”, “Каен балкышы”, “Таң суы”, “Төнге кояшлар”, “Сабыр савытлары”,” Җәяүле буран” һәм “Көй эзләү” шикелле китаплары бер-бер артлы дөньяга чыга башлый һәм авторга шагыйрь буларак киң танылу китерә.
Әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары өчен Х.Әюп 1994 елда “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә ия була. Ә быел Г.Тукайның туган көнендә, шагыйрьнең иҗат өлкәсендәге зур казанышларын исәпкә алып, “Көй эзләү” (2001) һәм “Ут аркылы сикерү” җыентыклары өчен аңа республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылачак.
Үз халкының рухи тормышын һәм әдәби сүзнең кадерен белгән Х.Әюпнең бүген укучыларына әйтер сүзе күп.
Әдәби салон утырышында Язучылар берлеге рәисе урынбасары Г.Гыйльманов, Казан консерваториясе профессоры М.Әхмәтов һәм артист Н.Әюпов катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз