news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Әдәби музей герое" республика бәйгесе җиңүчеләре арасында кукмаралылар да бар

Республика балалар китапханәсе үткәргән бәйгедә Кукмара районы укучылары призлы урыннар яулады.

(Кукмара, 6 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Татарстанның Республика балалар китапханәсе тарафыннан игълан ителгән "Әдәби герой музее" иҗади бәйгесендә кукмаралылар да актив катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Республиканың Кукмара районы Үзәк китапханәсе балалар белән эшләү бүлеге методисты Илзия Харисова сүзләренә караганда, әлеге бәйгегә район китапханәләре укучыларыннан 50дән артык эш кабул ителгән булган. Бәйге таләпләренә җавап биргән иң яхшы хезмәтләр финалда катнашу өчен Казанга җибәрелгән. Шушы көннәрдә бәйгегә нәтиҗә ясалды. Байлангар авыл китапханәсеннән Айрат Хисмәтов – беренче, ә Югары Арбаштан Рузил Тимербаев һәм район балалар китапханәсеннән Булат Горданов икенче урыннарны яулавы мәгълүм булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100