news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәби марафон нәтиҗәләре буенча, иң күп укылган татар китаплары билгеле (исемлек)

Исемлекне “Белем.ру” сайты җитәкчесе Раил Гатауллин #әдәбимарафон проекты нәтиҗәләре буенча төзегән.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Иң күп укылган китаплар арасында Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин, Нурихан Фәттах һәм Фәнис Яруллин кебек классик язучылар белән беррәттән, Гөлчәчәк Галиева, Айгөл Әхмәтгалиева, Зифа Кадыйрова, Роза Хәбибуллина, Гөлсинә Галимуллина кебек заманча авторлар да бар. Әлеге исемлекне “Белем.ру” сайты җитәкчесе Раил Гатауллин #әдәбимарафон проекты нәтиҗәләре буенча төзегән.

Иң күп укылган татар китаплары исемлеге алфавит тәртибендә бирелә:

- Габдрахман Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр"
- Айгөл Әхмәтгалиева. "Таллыкүлдә былбыл бар"
- Гөлчәчәк Галиева. "Газзәбану"
- Гөлсинә Галимуллина. "Күгәрчен оя корганда", "Карлы миләш тәме"
- Гүзәл Галләмова. "Ялгыз көймә"
- Аяз Гыйләҗев. "Җомга көн, кич белән..."
- Галимҗан Гыйльманов. "Оча торган кешеләр"
- Әмирхан Еники. "Әйтелмәгән васыять"
- Зифа Кадыйрова. "Сагынырсың, мин булмам"
- Флүс Латыйфи. "Хыянәт"
- Мәдинә Маликова. "Кызыл гөл"
- Мөхәммәт Мәһдиев. "Бәхилләшү", "Фронтовиклар", "Без - кырык беренче ел балалары"
- Туфан Миңнуллин. "Әлдермештән Әлмәндәр"
- Фоат Садриев. "Таң җиле", "Бәхетсезләр бәхете"
- Нурихан Фәттах. "Итил суы ака торур"
- Роза Хәбибуллина. "Мулла килене"
- Фәнис Яруллин. "Җилкәннәр җилдә сынала".

Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проекты “Белем.ру” сайтына караган социаль челтәрләр битләрендә 1-21 гыйнвар көннәрендә үткәрелде. Раил Гатауллин бу акцияне икенче мәртәбә уздыра.

“Бу юлы акциягә берничә мең татар кешесе кушылды. “ВКонтакте” һәм “Инстаграм” кулланучылары зур кызыксыну белән татар китаплары һәм әсәрләреннән алынган кызыклы өзекләр һәм цитаталарны көн дә көтеп алып укырга өйрәнде. Кемнәрдер исә, китапларга кызыгып, якындагы китапханәнең кайда икәнен белде. Кемнәрдер китапларны интернеттан эзләде. Ә кемнәрдер марафонда катнашучылардан сорап торып, соңрак әлеге китапларны укып чыкты”, - ди Раил Гатауллин.

“Белем.ру” сайтының төп кулланучылары – укытучылар. Раил Гатауллин марафонда башка профессия кешеләре дә, укучылар да катнашуын әйтә.

Катнашучылар 150 төрле китап укып, өзекләр китергән. Раил Гатауллин 21 көн дәвамында марафонда катнашучылар арасыннан җиңүчеләрне билгеләгән.

Бүләкләү тантанасы 17 февраль көнне 11:00 сәгатьтә Казанның Бауман урамындагы Китап кибетендә язучылар катнашында оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100