news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әдәби марафон” бәйгесенең өченче финалына үтүчеләрнең 98 проценты хатын-кыз

Финалга үткән 82 кеше арасындагы ике генә ир-ат бар, шуларның берсе - бәйгене оештыручы Раил Гатауллин.

“Әдәби марафон” бәйгесенең өченче финалына үтүчеләрнең 98 проценты хатын-кыз
Расих Фасхутдинов

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). “Әдәби марафон” бәйгесенең өченче финалына үтүчеләрнең 98 проценты хатын-кыз. 82 кешенең 81е хатын кыз, бердәнбер ир-ат - Раил Гатауллин. Бу хакта бәйгенең финалистларын бүләкләү тантанасында билгеле булды. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Шагыйрь Газинур Морат моңа карата үз фикерен белдереп: “Безнең милләттә күп нәрсәләрнең язмышы хатын-кыз кулында. Бәйге нәтиҗәләреннән күренә: китапларныкы да. Кайсы милләтне алсак та, аның язмышы турында ахыр чиктә китаптан укып беләчәкбез”, - диде.

Акция 1 – 21 апрельдә барды. Катнашучылар көн саен үзләре укыган татарча әдәби китаплардан ошаткан өзекләрен #әдәбимарафон хэштегы белән Интернеттагы сәхифәләренә урнаштырырга тиеш иде.

Финалистларны бүләкләү “Ногай” кунакханәсенең Тукай залында үтте. Кичәдә Галимҗан Гыйльманов, Газинур Морат, Гөлсинә Галимуллина, Ленар Шәех, Радик Сабиров катнашты. Финалга үткән 82 кеше бүләкләү өчен чакырылган иде. Марафон финалистлары, татарча китапларны иң күп укучылар буларак, Татарстан китап нәшриятында чыккан яңа китаплар белән танышты.

Бәйге Татарстан китап нәшрияты белән берлектә уздырыла. Марафонны оештыручы Раил Гатауллин фикеренчә, гамәлне гадәткә кертү өчен 21 көн кирәк. Аның максаты - марафончыларда көн саен татарча китап уку гадәте барлыкка китерү.

Финалга үтү өчен, катнашучылар #әдәбимарафон хэштегы белән әдәби әсәрдән өзекләрне Интернетка 21 көн дәвамында урнаштырып барды. Җиңүчеләр куелган язмалар белән уртаклашучылар һәм лайклар саны буенча билгеләнде.

Өченче урынны Резеда Шәйхаттарова, Лилия Хисмәтуллина, Айгөл Талипова, Әлфинур Зарипова, икенче урынны Айсылу Галиева һәм Сәвия Тимершина алды. Беренче урынга марафонны үткәрүче Раил Гатауллин да ия булырга тиеш иде, ләкин бердәнбер җиңүче итеп ул Биектау китапханәсе директоры Лилия Хәмидуллинаны билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100