news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәби кафеда Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» романын тәкъдим итү чарасы узачак

«Хур кызлары» романы «Сәхнә» журналында аудиокитап рәвешендә дә дөнья күрде.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). 20 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә Татарстан китап нәшриятының Әдәби кафесында Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» романын тәкъдим итү чарасы узачак. Программада авторның үзе белән аралашу, автограф-сессия һәм мәртәбәле кунаклар чыгышы каралган.

«Хур кызлары» романы «Сәхнә» журналында аудиокитап рәвешендә дә дөнья күрде.

«Романда сүз эстрада артисты булырга хыялланучы яшь кызлар хакында, аларны төрле юллар белән алдап-йолдап, яшь язмышларны һәлакәткә илтүче кара көчләр турында бара. Яшь кызларны телләрен, диннәрен, әти-әниләрен онытып, кәкре сукмакка басарга ниләр этәрә? Романны тәкъдим итү чарасына килгән кунаклар нәкъ шушы темаларга фикер алышачак», - ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100